Рөстәм Миңнеханов Казандагы фаҗигадан соң мәктәпләрдә тәрбияне көчәйтергә тәкъдим итте

11 май көнне Казанда булган фаҗига Россиядә башка кабатланмасын өчен мәктәпләрдә тәрбия элементын көчәйтергә кирәк. Укытучыларның балага белем бирүе генә түгел, аңа тормышта үз урынын табуда ярдәм итүе дә зарур.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тина Канделакиның «Специальный гость» программасында шундый фикерен белдерде, дип яза Татар-информ.

«Безгә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә карата тагын да игътибарлырак булырга кирәктер, мөгаен. Мәгариф системасын гына алыйк: элек мәктәп белем генә биреп калмый, ә җитди тәрбия эше белән дә шөгыльләнә иде. Хәзер әлеге мәсьәләдә без нидер югалттык кебек, тикмәгә генә бу уңайдан берничә карар кабул ителмәде. Алар арасында шул исәптән Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның сыйныф җитәкчесенең роле, укытучыларга өстәмә түләүләргә бәйле карарлар да бар», — диде Миңнеханов.

Шуның белән бергә, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, балага тәрбия бирүдә гаилә төп рольне уйнарга тиеш, чөнки тәрбия, традицияләр, йолалар һәм хөрмәт нәкъ менә шуннан башлана. Ул СССР заманын (ул вакытта мәктәпнең роле һәм укытучының статусы югары иде) мисал итеп китерде.

«Укытучының статусын хәтерлисезме? Бүген теләсә кайсы бала мөгаллимне видеога төшерә һәм аны гаепли ала. Безгә моны җайга салырга кирәк. Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Әгәр ата-аналар үзләрен җаваплы хис итмәсә, мәктәп кенә бу проблеманы хәл итә алмаячак», — дип искәртте ул.


Фикер өстәү