Кош-корт үләксәләрен кем ташлаган?

Социаль челтәрләрдә урман янындагы чокырда бик күп кош-корт үләксәләре өелеп яткан фотолар пәйда булды. Алар Зәй районының Яңа Токмак авылы тирәсендә төшерелгән. Әлеге хәлне күрүчеләр әйтүенчә, үләксәләр арасында исән кош-кортлар да булган.

– Бу кошлар авыру булган, күрәсең. Аларны шуңа күрә китереп ташлаганнардыр. Хәзер болар әйләнә-тирәгә авыру таратып ята бит инде. Бәла килгәнче, тиз арада чара күрегез, – дип мөрәҗәгать итә алар җитәкчелеккә.

Яңа Токмак авылы Аксар авыл җирлегенә карый. Авыл советы башлыгы Юрий Гыйльмановка шалтыратып, хәлгә ачыклык керттек.

– Үзем дә бу хакта социаль челтәрләрдән генә күреп белдем. Шуннан соң ул урынга барып карадым. Анда берни дә юк иде инде. Кем чистартканын да белмим. Әйе, чыннан да фотодагы урын безнең җирлеккә туры килә. Ләкин безнең авыл җирлегендә кош гриппы да, башка төрле авырулар да, ул кадәрле кош-корт асраучы да юк. Минем фаразлавымча, бу эшне бөтенләй башка авылда яшәүчеләр эшләгән. Ягъни юл уңаеннан аударып кына киткәннәр. Башкача берничек тә аңлата торган хәл түгел, – диде Юрий Гыйльманов.

Зөһрә Садыйкова

Фото социаль челтәрдән алынды


Фикер өстәү