Чаллының сәнәгать зонасында янгын чыккан

Бүген иртән Чаллыда яшәүчеләрне шәһәрнең сәнәгать зонасыннан һавага күтәрелгән кара төтен баганасы куркуга салган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, янгын турындагы хәбәр 7.35 сәгатьтә килгән. Урында 50 квадрат метр мәйданда чүп-чар януы ачыкланган.

8.17 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер аның ни сәбәпле чыгуын ачыклыйлар.


Фикер өстәү