Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко 100 яшькә кадәр яшәү серләрен әйтте. Аның фикеренчә, бу яшькә сәламәт яшәү рәвеше алып барган очракта гына җитәргә мөмкин.
– Кеше үскән саен үзенә күп әйберләрне рөхсәт итә башлый. Бу аеруча 18 яшен тутыргач сизелә, – дигән ул.
Михаил Мурашко сүзләренә караганда, россиялеләр 10 яшьлек бала кебек график, тәртип буенча яшәргә тиеш. Шул ук вакытта аның кебек үк актив булырга кирәк. Файдалы ризыклар ашарга, ә исерткеч эчемлекләр куллануны һәм тәмәке тартуны бөтенләй уйдан чыгарып атарга кирәк.
Әгәр сез менә шулай яшәгез, һичшиксез, гомерегезне озынайта аласыз, – дигән министр.