Гөлдания Хәйруллина сөенече белән уртаклашты

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина инстаграмда куанычы белән уртаклашты. Ул тагын бер оныкка «баеган»! Кызы Лилия Хәйруллина өченче баласын тапкан.

– Уррра! Бүген кызым Лилия безне бәхетле итте. Аллага шөкер! Минем халәтемне, бу хисләрне кичергән кешеләр аңлыйдыр. Кызым-бәгърем, әни булуың белән котлыйм!
Балаларың үзең кебек акыллы, тәүфыйклы, игелекле булсыннар! Хәерле, сәламәт, озын гомерле булыгыз!, — дип кызын котлаган бәхетле ана.

Фото инстаграмнан алынды


Фикер өстәү