Хәфиз Миргалимов татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Сабан туе бәйрәме белән котлыйм!

Бу халык бәйрәме республикабызның барлык кешеләре өчен көтелгән вакыйга һәм ул һәрвакыт шулай булып кала да. Гасырлар төпкелләреннән килеп, Сабан туе инде күптән милли чикләрне узды һәм барлык халыкларның яраткан бәйрәменә әйләнде.

Сабан туе үзенең күңеллелеге, андагы ярышларның кызулыгы һәм батырларның кайнар көрәше белән йөрәкләрне яулап ала һәм бөтен милләттәге, диндәге һәм яшьтәге кешеләрне берләштерә. Бу – өмет, бәхет, шулай ук алда бай уңыш һәм яхшы ел булуына ышаныч бәйрәме. Авыл хезмәтчәннәре аны күтәренке кәеф, бурычларын үтәүдән һәм уңышлы тәмамланган эштән шатлык хисе белән каршы алалар.

Кадерле татарстанлылар! Үзенең көндәлек хезмәте белән республиканың социаль-икътисади үсешенә бәһасез өлешен керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, сезгә туган җиргә игътибарыгыз һәм тугрылыгыгыз, республика иминлеген даими кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!

Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бай уңыш, табыннарыгызда муллык һәм күңелләрегезнең көр булуын телибез!

Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе Татарстан төбәк бүлегенең беренче секретаре


Фикер өстәү