«Үлемсез полк» акциясе традицион форматта узмаячак

Эпидемиологик чикләүләр аркасында, Россиядә 24 июньдә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта узмаячак. Бу хакта акцияне оештыручылар штабы рәистәше Елена Цунаева сөйләде дип яза РИА Новости.

«Мондый масштабтагы чаралар буенча Роспотребнадзор керткән чикләүләр элеккечә кала: бу термометрия, дистанция.Әлеге шартларда акцияне оештыру шатлыгы һәм бердәмлек хисе кими», — диде Елена Цунаева.


Фикер өстәү