Алтын куллы Айрат Нигъмәтҗанов: «Шәһәрдә безне кем көтсен?»

Кукмара районының Вахит авылында гомер итүче 38 яшьлек Айрат Нигъмәтҗановны авылдашлары алтын куллы егет дип йөртә. Җәен мини-тракторда, кышын снегоходта йөри. Анысы гаҗәп түгел. Тик аларның икесен дә Айрат үзе ясаган.

– Үзем турында сөйләргә яратмыйм. Мин башкарган эш башка ир-атларның да кулыннан килә инде ул, – ди Айрат, читенсенеп. Шулай да сораша торгач, ачылып китте.

–  Үзем өчен трактор ясыйсым килде. Машинаның запас частьларын әрәм итмәдем, трактор өчен кулландым. Нинди генә эш булса да, шуның белән башкарам. Печән өстендә арбасыз булмый. Анысын үзем ясамаган әле, күршедән алып торам. Кайчак шул тракторыма арба тагам да бәйрәмнәрдә балаларны йөртәм. Утырып йөрү  бөтен кешегә ошый. Аеруча сабыйлар шатлана, – ди ул.

Айрат өендәге күп кенә җиһазларны да үзе ясаган. Элегрәк урындык, өстәл, шкафларның берсен дә сатып алмаганнар.

– Хәзер инде, заманнан артта калмыйбыз, җиһазларның кибетләрдә әллә нинди матурлары бар. Шуларны алабыз, – ди Айрат. – Кышын йөрергә дип, снегоход ясап куйдым. Аның рәхәтен күрәм. Бигрәк уңайлы нәрсә инде. Утырдың да чыгып киттең. Техника җене кагылмаган кеше юктыр инде ул. Аеруча авылда үскән егетләр моңа хирыс була. Трактор яратуым әтидән минем. Ул гомере буе тракторда эшләде. Буш вакытында кул эшләренә тотына иде. Әти калайдан оста итеп бөтен кирәк-яракны ясады. Газ торбаларына кадәр үзе эшләде. Тәрәзә йөзлекләре ясарга да хирыс ул.  Әти янында йөрү бушка китмәде. Нинди генә эшкә тотынсак та, башкарып чыга алабыз. Авылда кемгә нәрсә төзисе – безне чакыралар.

Вахит авылыннан яшьләр китми. Бу хакта алдагы саннарда язганыбыз булды. Бирегә шәһәрдән кайтып та йорт салалар. Бүген дә әнә шундыйлар күп икән.

– Хәзер кеше өйне кирпечтән күтәрә. Ярдәм сорап килүче булса, кире бормыйбыз. Әллә кайдан оста чакырганчы, үзебез төзибез. Мунча, лапаслар да салып бирәбез, – ди Айрат. – Шәһәргә китү турында хыялланган булмады. Үз авылымда шундый рәхәт.  Без – җир балалары. Шәһәрдә нишләп йөрик инде. Анда безне кем көтсен? Монда минем гаиләм – хатыным, ике балам бар. Тормышыбыз җитеш. Җаныбыз тыныч. Башка берни кирәкми, – ди ул. – Кулы белгән кеше ризыклы ул. Балачакта киреләнмичә, өйрәтүче барда бөтен шөгыльне дә үзләштерергә кирәк. Тормыш иткәндә, бар һөнәр дә кирәк була. Балта остасы да буласың, калай да бөгәсең, тракторын да йөртәсең. Шуңа да мин үз балаларымны хезмәтне яратырга өйрәтәм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү