Орнитологлар Казанда чыпчыклар юкка чыга дип белдерделәр

Казанда чыпчыклар саны фаҗигале рәвештә кимегән. Татарстанда алар калмаган диярлек, дип хәбәр итә «Казанские ведомости» Казан федераль университетының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгизәр Рәхимовка сылтама белән.

«Табигатьтәге һәр төрнең, шәһәрдә яки башка җирлектә яшәвенә, синантроп яки булмавына карамастан, үз кануннары бар. Хәзер югалу куркынычы астында чыпчыклар: аларга берәү дә тими, ләкин саны кинәт төшә. Яки, мәсәлән, без элек горлицаларны паркларда очрата идек — хәзер аны Кызыл китапка керттеләр диярлек. Безнең Татарстанда яшәүче чыпчыкларның ике төреннән йорт чыпчыгын без таба алмыйбыз диярлек, аны шәһәрдә кыр тибы алыштырды», — дип сөйләде Илгизәр Рәхимов.

Профессор сүзләренчә, Казанда чыпчыклар өчен ризык җитәрлек, әмма асылда популяцион дулкыннар белән көрәшү файдасыз.
Башка төр тереклек ияләре кебек үк, чыпчыклар да табигый балансны саклау өчен кирәк. Аларның аз микъдары кайбер бөҗәкләрнең популяцияләре үсешенә китерергә мөмкин, бу казанлылар өчен артык күңелле булмаячак.

Фикер өстәү