Ризык белән агуланмас өчен гади кагыйдәләр

Җәй – организмыбызны ныгытып, ел буена җитәрлек витамин туплап калу өчен иң кулай чор. Бакчада бер-бер артлы бакча нигъмәтләре өлгерә. Базарлар сезонлы яшелчә, җиләк-җимешләрдән сыгылып тора. Әмма шушы муллык чоры организмыбыз өчен җитди сынауга да әверелергә мөмкин. Ник дигәндә, җәен агулану очраклары да арта. Мондый күңелсез хәлгә тарымас өчен гади генә берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк, ди белгечләр.

  1. Яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юыгыз. Аларны сатып алганда пакетка үзегез сайлап тутырырга тырышыгыз. Тышында яньчелгән урыннар булмаска тиеш. Кибет, базар киштәләрендә балавыз ярдәмендә ялтыратылган җиләк-җимешләрне кабыгы белән ашарга ярамый. Кабыгы яшелләнгән бәрәңгене дә читләп узыгыз. Андый бәрәңге соланин дигән агулы матдәгә бай була. Эссе көндә бактерияләр яшен тизлеге белән үрчи. Шуңа күрә яшелчә, җиләк-җимешне иң элек 10 минут тозлы суда тотарга киңәш ителә. Аннары аларны чиста суда яхшылап юарга кирәк.
  2. Чиста куллар ярдәмендә агулануны гына түгел, ротовирус, энтеровирус, аденовирус кебек күп кенә башка «җәйге» чирләрне дә кисәтергә мөмкин. Җәен ашарга пешергәндә кулланылган савыт-сабаны да юганнан соң пешекләп, дезинфекцияләп тору комачауламас.
  3. Табигатькә чыкканда үзегез белән алган ризыкларны кояш астында тотмагыз. Артык җылыну аркасында алар токсиннар бүлеп чыгара башлый. Казылык, сыр кебек азык-төлек аеруча тиз бозыла.
  4. Чи һәм әзер азык-төлекне бергә сакларга ярамый! Аларны кискәндә, бүлгәндә һәркайсына аерым савыт-саба тотыгыз.
  5. Җәен салатларны бүлмә температурасында ике сәгатьтән дә артыграк тотарга ярамый. Майонез белән дә ашар алдыннан гына болгату хәерле.
  6. Гөмбә яратучыларга аларның үзегез белгән төрләрен генә җыярга, кулдан сатып алмаска киңәш ителә. Гөмбә – тиз бозыла торган ризык. Пешкән яки кызган килеш тә аны суыткычта тәүлектән артык тотарга ярамый. Ник дигәндә, бер көннән ашарга яраклы гөмбә дә агу чыгара башлый.

Ризык белән агуланган кешегә беренче ярдәм:

Күз алды караңгылану, температура күтәрелү, баш авырту, косу, эч китү… Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табиб чакырту хәерле.

– Табибны көткән арада, ашказанын юдырып, организмга эләккән агулы ризык калдыкларыннан арынырга кирәк. Моның өчен 5–6 стакан тозлы су эчеп, косу зарур.

– Ризык белән агуланганда мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә тырышыгыз. Ашарга ярамый. Хәлегез уңайланган очракта да суда пешкән дөге, солы боткасы кебек җиңелчә ризык кына ашап куярга киңәш ителә.

– Табиб килгәнче авыртуны баса торган дару эчү дә тыела! Беренчедән, әлеге төр дарулар агуланганда ярдәм итми. Икенчедән, алар табибка дөрес диагноз куярга да комачау итәчәк. Хәле бик авыр булган кешегә исә активлаштырылган күмер эчеп куярга киңәш ителә.


Фикер өстәү