Татарстанны «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектындагы актив эшчәнлек өчен бүләкләделәр

Татарстан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу буенча илнең иң актив төбәге булып танылды. 2020 ел йомгаклары буенча республика төп күрсәткечләрне алдан ук үти алган. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында үз эшчәнлеген республиканың 119 предприятие камилләштерә. Сүз уңаеннан, 2024 елга кадәр бу эштә 249 предприятие катнашырга тиеш. Сакчыл җитештерү шартларын өйрәнүче хезмәткәрләр саны алдан ниятләнгәннән 1,5 тапкырга күбрәк булган.

Түбән Новгородта узган «Җитештерү 360» III Федераль форумы кысасында Татарстан «Иң актив төбәк» номинациясендә бүләк алды.

Татарстан вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әйтүенчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру «Стратегия-2030»да билгеләнгән максатка ирешүдә төп рольне уйный. “Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге икътисадның көндәшлеккә ни дәрәҗәдә сәләтле булының төп күрсәткече булып тора. Россия Президенты Указы нигезендә бу – дәүләт дәрәҗәсендә өстенлекле бурыч итеп билгеләнгән”, – ди вице-премьер.


Фикер өстәү