Татарстан Президенты Үзбәкстан вице-премьеры, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты.

Татарстан Президенты кабул итүче якка «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумын оештырган өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең илегезгә килүебез хезмәттәшлекне үстерү буенча эшне алга таба да көчәйтү зарурлыгына бәйле. Болар барысы да Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Пандемия безне бераз артка ташлады, әмма без элемтәләрне активлаштырырга тиеш», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Татарстан белән Үзбәкстан арасында икеяклы товар әйләнеше 2020 елда 156,5 млн.доллар тәшкил итте, экспорт структурасы күбесенчә җир транспорты, пластмасса һәм алардан эшләнмәләр, агач, каучук, резина, нефть һәм нефть продуктлары белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Узган ел нәтиҗәләре буенча төп импорт: пластмасса, текстиль эшләнмәләр, кием-салым әйберләре.

Үз чиратында Сәрдәр Умурзаков Үзбәкстанның Татарстан белән хезмәттәшлекне киләчәктә дә ныгытырга теләвен билгеләп үтте. «Сезнең визит безнең өчен бик мөһим. Татарстан — төрле өлкәләрдә Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләренең берсе»,-дип белдерде Үзбәкстан вице-премьеры.


Фикер өстәү