Рөстәм Миңнеханов: Үзбәкстан белән уртак проектларда алга китеш бар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Премьер-министры урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков белән видеоэлемтә аша очрашу үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Сардор Умурзаков белән соңгы видеоконференцэлемтә 2021 елның июлендә үк булган. Ул Үзбәкстан җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Безгә башкарылган эш нәтиҗәләрен һәм алга таба эш планы турында фикер алышырга вакыт. Уртак проектларны гамәлгә ашыруда билгеле бер алга китеш бар дип ышанам», — диде Татарстан Президенты.
Сардор Умурзаков, үз чиратында, Үзбәкстан өчен Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөһим дип билгеләде. «Безнең өчен Татарстан Россия Федерациясе белән багланышлар һәм партнерлык кысаларында аерым урын алып тора», – диде Үзбәкстан вице-премьеры. Ул шулай ук Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеевтан сәлам тапшырды.

Сардор Умурзаков сүзләренчә, Үзбәкстан һәм Татарстанның эшлекле даирәләре катнашында Чирчик шәһәрендә төзелә торган «Үзбәкстан химграды» индустриаль паркы мәйданчыгында ике яклы бизнес-форум оештыру планлаштырыла. Бу чарада шулай ук Үзбәкстан Президенты да катнашырга ниятли. «Без әлеге чараны үткәрүне тулысынча хуплыйбыз. Аңа кадәр безгә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучылар уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук аларны үтәү сроклары һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алышты.

 


Фикер өстәү