2013 елда югалган кызның мәете табылган

2013 елда Түбән Новгород өлкәсенең Балахна бистәсендә югалган Анастасия Коханюкның гәүдәсе табылган. Бу хакта «Волонтер» эзләү-коткару отряды хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Настя 2013 елның 20 июнендә югалган иде, кызга ул вакытта 15 яшь була. 2014 елда җинаять эшендә яңа нечкәлекләр барлыкка килә: шаһит тикшерүчеләргә ул көнне Синяков урамы тукталышында кызның җиңел автомобильгә  утырып Гидроторф бистәсе юнәлешендә китүе турында сөйләгән.

«В города N» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, җәй көне Гидроторф читендәге урман полосасында гөмбәчеләр бер кыз мәетен тапкан. ДНК анализы мәетнең Анастасия Коханюк булын күрсәткән.

Аның һәлак булу шартлары ачыклана.


Фикер өстәү