Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның вице-премьеры Сардор Умурзаков белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары — инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яклар эш тәртибендә һәм җентекләп уртак проектларны гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышты», — диелә хәбәрдә.

Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Түбән Кама районы һәм Чирчик муниципалитеты, КФУ һәм Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Геномика һәм биоинформатика үзәге, КЭР-холдинг һәм Үзбәкнефтегаз, Иннополис һәм Bilim Tech ҖЧҖ арасында инновация өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрендә, «Иннополис» махсус икътисади зонасы һәм Мәгълүмати технологияләр, программа продуктлары технология паркы дирекциясе арасында югары технологияле компанияләргә ярдәм күрсәтү чараларын үстерү максатында билгеле бер килешүләргә ирешелде. Хезмәттәшлекне үстерү турында барлыгы 20 килешү һәм меморандум имзаланды.


Фикер өстәү