Путинның матбугат секретаре: “Йолдыз”ларның илне ташлап китүенә борчылырга кирәкми»

Россиядән берничә сәнгать әһеленең чит илгә чыгып китүе илдәге гомуми вазгыятькә берничек тә йогынты ясамаячак. Шуңа күрә бу хәлгә борчылырга кирәкми. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков “РИА-Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Иң мөһиме түгел бу. Илне ташлап киткән “йолдыз”ның Россиядәге гомуми “һава торышы”на берничек тә йогынты ясый алмавы белән килешәсездер. Россия – талантларга, “йолдыз”ларга бай ил. Бер яки берничә мәдәният әһеленең китүенә хәсрәтләнергә кирәкми”, – дигән Кремль вәкиле.

Аның фикеренчә, Россия тарихындагы шундый катлаулы чорда сәнгать кешеләренең халыкны үзләренең сәнгате белән сөендерүе яхшырак булыр иде.

Исегезгә төшерәбез: Украинада махсус хәрби операция башлангач, Көнбатышның күп кенә илләре Россиягә моңарчы күрелмәгән санкцияләр салды. Шуннан соң кайбер сәнгать кешеләре, “чираттагы ял” алып, чит илгә китте.
Сүз уңаеннан, Россия шоумены Иван Ургант Израильгә эмиграцияләнүе турындагы имеш-мимешләрне кире каккан.


Фикер өстәү