Казанда ял итәргә ниятләүче туристлар “Островок”ка күчә

Кунакханә номерлары һәм аренда фатирлары эзләүчеләр Россия платформаларын сайлый башлаган.

Россиядә март башында сәяхәтчеләр өчен торакны броньлау мөмкинлеге бирүче кайбер чит ил сервислары ябылды. Казанда ял итүне планлаштыручы туристлар хәзер octrovok.ru сайтыннан ешрак файдалана башлаган.

5-10 март статистикасы буенча, әлеге сайтка керүчеләр саны өч тапкыр арткан. Шул ук вакытта чит ил сайтларына игътибар кимегән. Әйтик, TripAdvisor сайтыннан файдаланучылар быел февраль аендагы уртача күрсәткеч белән чагыштырганда – 19%ка, Booking.com сайты һәм кушымтасыннан файдаланучылар – 18, Agoda, Airbnb сервисларыннан файдаланучылар – 15 һәм 12 процентка кимегән. Россия сәяхәтчеләре бигрәк тә Trivago сайтын өнәми башлаган – аннан файдаланучылар саны 59%ка кимегән.

Безнең туристлар хәзер кунакханә һәм аренда фатирларын эзләү өчен асылда Россия платформаларын сайлый. Нәтиҗәдә bronevik.com сайтына керүчеләр – 4 тапкыр, ostrovok.ru сайтына керүчеләр – 3 тапкыр арткан. Үзләренә карата ихтыяҗ нык арткан сервислар арасында – иkvartirka.com (59%), sutochno.ru (38%) һәм 101hotels.com (24%).

Сәбәбе бик гади – Россиядә яшәүчеләрнең күбесе чит илләргә сәяхәткә чыгуны онытып торырга мәҗбүр. Нәтиҗәдә эчке туризмга ихтыяҗ арта.


Фикер өстәү