Подъезд түбәсендә хатын-кыз мәете табылган

Полиция һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасы кичә кич Чаллының 25/20 йортына килгәннәр. 

Торак йортның тугызынчы подъезды түбәсендә хатын-кыз гәүдәсе табылган. Коткаручылар аны төшереп, медикларга тапшырганнар. Хатын-кыз алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тикшерү барышында 65 яшьлек хатынның тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшүе ачыкланган.

Фаҗига урынына тикшерү төркеме чыкккан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү