Түбән Камада күпкатлы йорт тәрәзәсеннән бер хатын егылып төшкән. Ул алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.
Фаҗига Төзүчеләр проспектындагы 53нче йортта булган. Фаразлар буенча, хатын-кыз 8нче катта тәрәзә юган вакытта егылып төшкән. Аңа 54 яшь булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.