Рөстәм Миңнеханов: «Үзбәкстан белән товар әйләнешен күп тапкыр үстерәчәкбез»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, элегрәк, апрель аенда, Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы кушуы буенча Татарстанга Ташкент һәм Ташкент өлкәсе хәкимнәре, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры килде. «Бу территорияләрне үстерүнең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Нәкъ менә шундый үзара визитлар яңа практикалар алырга һәм эшлекле элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
«Без Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне актив үстерәбез. Узган ел пандемия аркасында товар әйләнеше кимеде, арттыруны процентларда түгел, ә берничә мәртәбә арттырачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләр хәзер моңарчы күрелмәгән күтәрелеш кичерә. Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең иң уңышлы субъектларыннан берсе. Ышанам ки, бу визит безнең мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтергә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Үзбәкстан Премьер-министры.


Фикер өстәү