Фәрит Мөхәммәтшин: “Зур проблемаларны бергәләп кенә хәл итеп була”

Замана китереп чыгарган проблемалар дәүләтләрнең һәм халыкларның тыгыз хезмәттәшлегендә, барлык дәрәҗәдә узара багланышлар булганда нәтиҗәлерәк хәл ителә. Бу хакта бүген Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының кырыгынчы сессиясе кысаларында узган Төбәкләр палатасы утырышында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре палатасы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Сессия видеоэлемтә режимында уза.

«Моңарчы күрелмәгән COVID-19 пандемиясенә бәйле рәвештә теләктәшлек проблемасы чын мәгънәсендә яңадан актуальләште, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, төбәкләр бергәлеге проблемалары турындагы доклад буенча фикер алышуларда катнашып, – нәкъ менә төбәк хакимият органнарына халык каршында локдаун сәясәтен үткәрү, икътисадта кризистан соңгы бурычларны хәл итү, ниһаять, вакцина кампаниясен алга җибәрү өчен җитди сәяси җаваплылык йөкләнде».
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, депутатлар Президент һәм Хөкүмәт коронавирус инфекциясенә каршы тору инициативаларына терәк булган. «Федераль Хөкүмәт тарафыннан төбәк дәрәҗәсенә җаваплылыкны бүлү чаралары, муниципаль хакимиятләрнең төбәкләр белән үзара хезмәттәшлектә конструктив һәм теләктәш булуы безгә алты атналык үзизоляциянең иң авыр чорын үтәргә, әкренләп чикләүләрдән чыгарга мөмкинлек бирде», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин теләктәшлек дигәндә ул гамәлләрнең килештерелгән булуын, хокукый кырның бердәмлеген генә түгел, ә бердәм кыйммәтләрне, җәмгыятьнең һәр әгъзасына ярдәм итәргә әзер булуы дип аңлавын әйтте. «Бу процесста төп рольне дәүләт милли, төбәк һәм муниципаль органнар белән бергәләп башкара дип уйлыйм, — дип саный парламент башлыгы, — COVID-19 белән көрәштә аерым дәүләтләргә шушы бердәмлек җитмәде».
Парламент башлыгы мисал итеп волонтерлык хәрәкәтен китерде. Алар катлаулы икътисадый хәлләргә дә карамастан Россиянең барлык төбәкләрендә активлаштылар. «Иҗтимагый оешмаларның, дини учреждениеләрнең, гражданлык җәмгыяте институтларының күпчелеге үз теләкләре белән хәйриячелек эшләрен башлап җибәрделәр һәм уңышлы уздырдылар, — диде Фәрит Мөхәммәтшин, — Татарстан парламенты депутатлары бу башлангычта беренчеләрдән булды».
Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, бүген дә барлык дәрәҗәдәге депутатлар тарафыннан вакцинация уздыру буенча аңлату эшләре алып барыла. «Безнең республикада, бөтен илебездә кебек үк, үзебездә чыгарылган өч вакцинаның берсен сайлап алып бушлай прививка ясату мөмкинлеге бар. Моны айлар буе көтәргә кирәкми. Прививка пунктлары адым саен, шул исәптән метро станцияләрендә, эре сәүдә үзәкләрендә оештырыла, вакцинациянең мобиль пунктлары Татарстанның шәһәр һәм район үзәкләрендә йөри”, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин, Европа коллегалары белән аралашып.
Парламент башлыгы сүзләренә караганда, милләтара теләктәшлек зур роль уйный. «Безнең республикада Татарстан халыклары ассамблеясе һәм аның яшьләр канаты көчләре белән, милләтенә һәм тоткан диненә карамастан, меңләгән мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде, – диде ул. – Мөгаен, бу Россия Федерациясе субъектларында җәмгыятьнең бердәмлеге чагылышыдыр».
Страсбургта Европа Советының кырыгынчы сессиясе кичә ачылган иде. Пленар утырышлар, Конгресс Палатасы көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып COVID-19 пандемиясенең Европа шәһәрләрендә социаль-сәяси һәм демократик процессларга йогынтысы, икътисадта локдауннар белән бәйле кризистан соңгы күренешләрне бетерү, шулай


Фикер өстәү