Чикләүләр конгресс эшенә комачауламаган

Бүген видеоэлемтә рәвешендә Европа Советы Җирле һәм төбәкләр хакимиятләре конгрессы кырыгынчы сессиясенең беренче өлеше узган. Аның эшендә Конгрессның Мактаулы әгъзасы, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.

Сессиянең көн тәртибендә – кайбер оештыру мәсьәләләре. Делегатлар Конгресс рәисен, палаталары җитәкчеләрен, башка җитәкче органнарын сайлый.

Иң элек Конгрессның алдагы биш елга өстенлекле эш юнәлешләре каралып кабул ителгән. Иң мөһим юнәлешләр арасыннан – икътисадта ковид-19 инфекциясе китереп чыгарган кризисны җиңү, пандемиягә каршы төбәкләр, муниципаль тәҗрибәне җыеп гомумиләштерү, шулай ук бу шартларда җирле һәм төбәкләр демократиясен көчәйтү.

Бүген исә Конгресс бюросы һәм профильле комитетлары утырышлары рәвешендә Европага хас гомуми проблемалар буенча фикер алышулар узачак. Мәсәлән, җитди кризислар чорында Европа җирле үзидарә хартиясен тормышка ашыру мәсьәләсе каралачак.

Дәүләт Советының матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин, кырыгынчы сессия эшенең беренче көненә йомгак ясап, аерым алганда, Конгрессның төбәкләрдә һәм муниципалитетларда тупланган тәҗрибәне җәелдерү-тарату эшендәге мөһим ролен билгеләп үткән. «Конгресс 2020–2021 еллардагы чикләүләргә карамастан, төбәкләр һәм муниципалитетлар вәкилләре өчен тәҗрибә алышу мәйданчыгы буларак, үз эшен дәвам иттерде. Хәзер безгә җыелган мәгълүматларны анализлап, системага салырга кирәк булачак», – дигән ул.


Фикер өстәү