Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты

Татарстан Президенты Үзбәкстан җитәкчелегенә Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы эшлекле хезмәттәшлек тарихы 1993 елдан башлана. Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы эшли, Үзбәкстанның үзендә Татарстан вәкиллеге бар.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек дәверендә Татарстан компанияләре (КАМАЗ, Татнефть, ТАИФ, КМПО, судно төзелеше, Позис, Татхимфарм-препаратлар, Ак Барс холдинг, Татспиртпром һ.б.) белән уртак проектлар булдырылган.

— «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемендә Үзбәкстан вәкилләре дә бар. Бу мәйданчык ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга өлеш кертә, — диде Татарстан җитәкчесе.

— Татарстанга һәр килүебез үзебезнең республикабыз үсешенә яңалык алып килә. Иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып кайтсыннар дип, бик рәхәтләнеп хезмәттәшләремне Татарстанга җибәрәм, — дип әйтте Үзбәкстан Президенты.


Фикер өстәү