Тәмле компот кайнату ЫСУЛЫ

Татлы чорга аяк бастык бит! Бакча җиләге (виктория) баллы җимешләре белән сөендергән мәл. Ашап кына түгел, карап һәм иснәп туймаслык бит үзен. Кышка җәй тәмен ничек сакларга соң? Сезгә җиләкле рецептларны туплап бирергә булдык.

Тәмле булсын!

Компот

Кирәк булыр: 1–1,5 стакан җиләк, 1 стакан шикәр комы, 5 г ванилин, 3 л су.

Стерильләштерелгән банкаларның төбенә җиләк, шикәр комы салырга. Шуңа кайнап торган су салып, капкач белән ябып куярга. 10–15 минут үткәч, банкадагы суны кәстрүлгә бушатырга. Шушы суны кайнатырга куярга. Шуңа ванилин өстәргә. 5 минут кайнатасы. Әзер сиропны кабат җиләкле банкага салырга. Капкач белән ябып, калын чүпрәк белән банканы капларга. Суынганнан соң, салкын урынга сакларга куярга.


Фикер өстәү