Авыл ипотекасын кабат бирә башлаячаклар

Авыл ипотекасын кабаттан бирә башлаячаклар. Исегезгә төшерәбез, халыкта популярлашкан программа өчен акча җитмәү сәбәпле, берничә ай элек документларны кабул итүне туктатканнар иде.

Хәзер кредитларны Россельхозбанк һәм ВТБ филиалларында рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
Авыл ипотекасын Россельхозбанкның Татарстан филалы 3 процент ставка белән бирә. Кредит беренчел һәм икенчел торак алыр өчен тапшырыла. Моннан тыш, ипотеканы йорт салыр өчен дә алырга мөмкин. Бу мөмкинлектән 21-65 яшьлек кешеләр файдалана ала.

Шулай ук ВТБ банкы да 2,7 процентлы ставка белән кредит бирә. Аның суммасы 100 меңнән 3 млн сумга кадәр җитә ала.


Фикер өстәү