Татарстанның бер авылында 50 елдан артык Әбиләр Сабан туе үткәрәләр

Узган ялларда Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр Сабан туе үткәрелгән. Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда илле елдан артык үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Заманында карт-корыларны, район Сабан туена бара алмаганнарны нәүмиз калдырмау, күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бәйрәм хәзер дә үткәрелә. Анда Томбарлы халкы гына түгел, райондашлары да килә.

Ботакларын чатыр кебек җиргә кадәр төшергән зур, калын кәүсәле каенның төбе сәхнә ролен үти. Каршыдагы каеннарның күләгәсе исә — тамашачы залы. Монда халык гаиләләре белән килеп, чирәмгә әйбер җәеп рәхәт итеп утыралар.

Сабантуйда өлкән буын өчен дә, балалар өчен дә кызыклы уеннар үткәрелә. Монда агач атларда «чабалар», капчыклар белән түгел, мендәрләр белән «сугышалар». Быел себерке бәйләү буенча конкурс та булган. Бу бәйгедә унынчы дистәне ваклаучы Гамир Юзаевка тиңнәр булмады.

 


Фикер өстәү