Владимир Путин сайлауларны чиста һәм гадел уздыру бурычын куйды

 Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлаулар  закон нигезендә узарга тиешлеген әйтте.

«Безнең, шул исәптән парламент партияләренең дә уртак бурычы сайлауларның катгый рәвештә закон нигезендә — чиста һәм гадел, үтә күренмәле һәм ачык булырга тиешлеген кабатлап әйтәм», — диде ул җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Президенты бары тик акыллы көндәшлек, оппонентларга һәм ил гражданнарына хөрмәт кенә илдә парламентаризмның һәм күппартиялелекнең сыйфатлы үсешенә ярдәм итә алуына һәм гражданнарның хакимият институтларына ышанычын ныгытачагына ышана.

Кешеләрнең хакимиятнең барлык институтларына ышанычы  илкүләм максатларга ирешү өчен кирәкле, иң ныклы нигез булуын искәртте илбашы.


Фикер өстәү