Җиңү паркында сугыш ветераннарын искә алдылар, шәмнәрдән Девятаев портретын һәм Пе-2 самолетын ясадылар

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан бөтен Россия күләмендә “Сугышның утлы сурәтләре” акциясен уздырдылар. Аның кысаларында Казаннның Җиңү паркында, янып торучы шәмнәрдән Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев портретын һәм Пе-2 бомбардировщигы сурәтен ясадылар.

Шәмнәрдән төзелгән сурәтләрнең икесе дә ТАССРның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен гәүдәләндерә. Аларны булдыруга республика рәссамнары җәлеп ителгән. “Бу чарага инде май аенда ук әзерләнә башладык. Быел “Девятаев” фильмы дөнья күрде, бу исә акциябезгә өстәмә игътибар җәлеп итүгә китерде”. – ди “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.
Барыбыз да белгәнчә, очучы Михаил Девятаев Бөек Ватан сугышы елларында әсирлеккә эләккән. Концлагерьның башка тоткыннары белән берлектә дошман самолетында качу планын әзерләп, шуны тормышка ашырган. Сугыштан соң Казанга әйләнеп кайткан һәм гомеренең соңгы елларына кадәр шунда яшәгән.

Сурәтнең икенчесе Пе-2 бомбардировщигы да Казанга бәйле. Совет гаскәрләренең фронттагы төп бомбардировщигы нәкъ менә ТАССР башкаласында күпләп җитештерелгән. Аны Казанның Горбунов исемендәге 22нче заводы чыгарган.

Акциядә барлыгы 10 меңнән артыграк шәм кулланылган. “Яшьгвардиячеләр” инде иртән-иртүк шәмнәрдән сурәтләр “кору”га кереште. Шәмнәрне кабызгач, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департементы җитәкчесе Александр Тереньтев катнашты.
“Сугышның утлы сурәтләре” халыкара акциясен оештыручылар – “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлеге ярдәмендә, “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” Татарстандагы бүлеге һәм республиканың “Җиңү волонтерлары”.


Фикер өстәү