Дилә Нигъмәтуллинадан чәчне ныгыта торган маска ясау сере

– Чәч өчен бик яхшы маска рецепты белән уртаклашам. 2 йомырка сарысы, аз гына лимон, бер чәй кашыгы бал, гәрчич мае кирәк булачак. Шуларны бергә кушып болгатасы. Чәч буйый торган махсус пумалагыз булса, тагын да яхшы. Ул юк икән, теш щеткасы да кулланырга мөмкин. Әзер маскага теш щеткасын манып алабыз һәм чәч төбенә яхшылап сылыйбыз. Чәчне сөлге белән урап, ике сәгать тотабыз. Аннан соң юып төшерәбез.

 

 

 


Фикер өстәү