Бөтенроссия халык санын алу 1-31 октябрьдә узачак

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак. Бу хакта Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы хәбәр итә.

Беренче нәтиҗәләр – халык саны турындагы мәгълүматлар ел ахырында билгеле булыр дип көтелә. Төгәл саннарны исә киләсе елда җиткерергә ниятлиләр.

Билгеле булганча, халык санын алу узган елның октябрендә узарга тиеш иде. Аннары бу чараны 2021 елның апреленә, соңрак исә сентябрьгә күчерделәр.


Фикер өстәү