Төркия һәм Татарстан эшмәкәрләре уртак сәүдә палатасы төзү турында килеште

Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы уртак сәүдә палатасы төзиячәк.

Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге президенты Рифат Хисарджиклыоглу белән шул хакта сөйләште.
Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кичә Истанбулда бик нәтиҗәле эш көне булды. Безнең делегация Анкарада шулай ук нәтиҗәле эшләр дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сезне үзебездә кабул итү белән горурланам. Сезнең сәфәрләр безгә яңа уртак проектларны үстерү өчен рухи көч бирә», — диде Рифат Хисарджиклыоглу.

«Безнең компанияләр Россиядә һәм Төркиядә генә эшләргә тиеш түгел. Бүген киңрәк карарга, уртак предприятиеләр булдырырга һәм башка халыкара базарларга чыгарга кирәк», — диде очрашуда Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү