Казанда 11 сыйныф укучылары өчен шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе була

29 июньдә Казанда «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5766 кеше бәйрәм кунаклары булачак.

Бәйрәм чарасы 18.00 сәгатьтә башлана. Укучылар өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән. Сәхнәдә «Мальбэк һәм Сюзанна» музыкаль төркеме, «Песни» телевизион тамашасының икенче сезоны җиңүчесе рэпр Slava Slame, «Волга-Волга» вокаль-инструменталь төркеме, шулай ук татар эстрадасы йолдызы Гөлназ Батталова чыгыш ясаячак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сүзләренчә, соңгы 12 елда Казанда мәктәпне тәмамлаучылар өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган. Бу бәйрәм май аенда бердәм дәүләт имтиханын тапшыру алдыннан була.

«Укытучылар һәм мәктәпне тәмамлаучылар белән берлектә балаларны имтиханнарга әзерләнүдән игътибарсыз калдырмаска һәм имтихан марафоны ахырында алар өчен шәһәр чыгарылыш кичәсе оештырырга дигән карар кабул ителде», — дип сөйләде Фәизов.

Бу кичне чыгарылыш сыйныф укучылары җыелма хор белән бергә Sforzando оркестры аккомпанементы һәм A-class рок-төркеме белән бергә «Балачак кая китә» композициясен башкарачаклар. Кичәнең кульминациясе — традицион мәктәп вальсы була. Аны 600 тугызынчы сыйныф укучыларының җыелма хоры җырлавында 150 бию пары башкара, ә аннары күккә азатлык символы буларак йөздән артык күгәрчен җибәрәчәк.

Кичәдә шулай ук иң яхшы укучыларны бүләклиләр. Алар арасында бөтенроссия һәм халыкара профильле олимпиадаларда күпсанлы җиңүчеләр дә бар. «Казан инде алтынчы ел рәттән Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча шәһәрләр рейтингында өченче урынны тота», — дип билгеләп үтте Фәизов.

Бәйрәм 21.30 сәгатьтә салют белән тәмамлана.


Фикер өстәү