Татарстанның бер шәһәрендә юлсызлыктан ялыккан ике ир-ат үзләре чокырларны «ямаган»

Түбән Каманың бер ишек алдында ике ир-атның асфальттагы чокырларны «ямаулары»н фотога төшергәннәр. Эшчеләрнең фотосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

«Ике инициативалы түбәнкамалы үзләре юлларны тәртипкә китерергә булган. Ир-атларга «лайк»мы?» ,- дип имзалаган фотоны автор.

«Чокырларны «ямау» технологиясе буенча яңгыр яки кар яуганда эшләргә кирәк иде» , «юл өслеген бозган өчен штраф та алырлар әле», «җитәкчеләр шулкадәр км асфальт салынды дип сөйләрләр әле», — дип комментарий калдырган язучылар.


Фикер өстәү