Киләсе елда Татарстан сулыкларында эксперимент башлана

Киләсе елда Татарстан сулыкларындагы яшькелт-зәңгәр суүсемнәргә каршы көрәш буенча эксперимент башлана. Аның кайсы сулыкта үткәреләчәге әлегә төгәл генә билгеләнмәгән. Эксперимент суүсемнәрне юкка чыгарырдай хлорелладан (бер күзәнәкле яшел суүсем) файдалануны күздә тоткан табигый технология ярдәмендә уздырылачак.

Белгечләр әйтүенчә, сулыкларның «чәчәк атуына» китерүче суүсемнәр бик агулы һәм гадәттән тыш тиз үрчи. «Чәчәк атканчы», сулыкка зур күләмдә хлорелла җибәрелгән очракта, ул суүсемнәр үсеше өчен кирәкле органик матдәләр куллана башлый. Хлорелла агулы түгел. Аны умырткасыз хайваннар, балыклар ашый. Шул ук вакытта бер күзәнәкле суүсемнәр сулыкларны пычрак матдәләрдән – азот һәм фосфордан чистарта.
Экспериментны иртәнге язда башларга кирәк. Шуңа күрә быел Татарстанда сулык билгеләнеп, киләсе елда шунда эксперимент башлап җибәреләчәк. Бер үк вакытта экологлар эксперимент үткәрелми торган башка сулыкны да тикшереп торачак. Шул рәвешле белгечләр табигый технологиянең нәтиҗәсен ачыклаячак.


Фикер өстәү