2022 елның 1 гыйнварыннан авыл халкына арттырылган пенсия түләү тәртибе үзгәрәчәк

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин авыл пенсионерына кагылышлы кагыйдә беркетелгән карарны имзалады. Анда авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән гражданнар, авыл җирендә яшәүләрен дәвам иткән очракта гына түгел, шәһәргә күчкәндә дә, пенсиягә өстәмә акча ала алачак, диелгән.

2019 елдан Россиядә авыл җирендә озак еллар эшләгән өчен иминият пенсияләренә өстәмәләр түләнә башлады. Аларны 500дән артык һөнәр вәкилләре, шул исәптән агрономнар, тегермәнчеләр, умартачылар, ветеринария табиблары, технологлар, геодезистлар, механизаторлар, инженерлар, шоферлар, энергетиклар ала, дип хәбәр ителә «Российская газета» сайтынды.

Мондый түләү алуның шарты бар иде: пенсионер авыл җирендә яшәвен дәвам итәргә тиеш. Шәһәргә китсә, ул мондый өстәмә түләүдән мәхрүм ителә иде.

Бу гаделсезлеккә быел февраль аенда Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасында фракция җитәкчеләре белән очрашу вакытында игътибар итте. Шуннан соң законнарга үзгәрешләр кертү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде.

Хәзер исә авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән гражданнар, авыл җирендә яшәүләрен дәвам иткән очракта гына түгел, шәһәргә күчкәндә дә, пенсиягә өстәмә акча ала алачак.

 


Фикер өстәү