Ялгызы өч бала тәрбияләүче әти: «Әнине беркем дә алыштыра алмый»

Сарман

Юлыбыз Сарман районының  Александровская авылына төшкәч, очраклы рәвештә генә бер йорт ишегалдына игътибар иттек. Анда әллә никадәрле матур сыерчык оялары ясап элгәннәр иде. Журналист халкы кызыксынучан бит инде ул, өйдән хуҗасын да чакырып чыгардык. Марсель Сәитов булып чыкты ул.

Аралашып киткәч, буш вакыты булганда, төрле агач эшләнмәләре ясавын белеп алдык. Бигрәк тә дача, бакчалар өчен бәдрәф, эскәмияләрне яратып ала икән халык. Җыйнак кына, зәвык белән матур итеп эшләнгән корылмаларга заказлар килеп тора.

– Төп эшем бар минем. Ә боларны җәен, кеше сораганга гына ясыйм. Агач эше күңелгә рәхәтлек бирә, үзенә күрә бер шөгыль, – дип елмая яңа танышыбыз.

Марсель абый, күпчелек ир-атларга хас булганча, бик тыйнак булып чыкты. Артык сүз әйтү түгел, мин янында вакытта хәтта артык уй да уйларга курыкты шикелле ул. Башта газетага язуыбызны теләмәсә дә, күндерә алдык төсле. Чөнки балта остасы булудан тыш, ул ялгызы гына өч баласын үстереп, аларга югары белем биреп, хыялларын чынга ашырган үрнәк әти дә булып чыкты. Ә мондый кешеләр турында укучыларыбыз күбрәк белергә, укырга тиеш дип саныйбыз.

Гаилә ел саен август ахырында, барысына да киемнәр алырга дип, Казанга Вьетнам базарына бара торган булган. 2008 елда да алар шундый ният белән юлга кузгалганнар. Кире юлда, өйләренә кайтып җитәргә 5 чакрым юл кала, авариягә очрыйлар. Гаиләгә зур кайгы килә: өч бала әнисе урында ук һәлак була.

– Авария үзе каты да булмады, – дип искә ала ул авыр көннәрне Марсель абый. – Хатыным Роза арткы урындыкта йоклап киткән иде. Каешын эләктермәгән булган. Мин кинәт тормозга баскач, гәүдәсе алга китеп, муены сынып, харап булды. Үкенечле үлем… Берни эшләп тә булмый.. Үзебез белән балалар да бар иде. Әле ярый, аларга зыян килмәде.

Ул вакытта өлкән улларына – 15, кечеләренә 10 яшь була. Шулай итеп, яшүсмер егет һәм кызлар әни назыннан мәхрүм ителә. Бүген инде олысы 28 яшен тутырган.

– Малайларның икесе дә мәктәпкә алты яшьтә үк китте. Төпчеге 17 яшьтән үк Рязань гвардия югары һава-десант командасы училищесына укырга керде. Бик теләгән иде. Хыялына максатчан барды. Үз тырышлыгы белән уңышка иреште. Укырга керер алдыннан парашютлардан бергәләп сикердек. Ул курыкмасын дип, үземә дә аска очарга туры килде. Улым – минем арттан. Менә шулай бергәләп куркыны җиңәргә өйрәндек, – диде Марсель абый.

Кызы Резидә исә гаиләсе белән Санкт-Петербургта яши. Районда баян классын бетергән дә Санкт-Петербургта дирижерлыкка укыган.

– Әни – үз урынында, әти үз урынында инде, – ди өч бала әтисе. – Балаларым бик тырыш, максатчан, акыллы булып үсеп җитте. Ләкин уртага салып, ачылып китеп әниләре, аны сагынулары турында сөйләшеп утырганыбызны хәтерләмим. Һәркайсының, шул исәптән минем дә, барысы да – күңелебездә. Ничек сагынмасыннар?! Сагындылар, әлбәттә. Әни бит инде ул. Әти ничек кенә яхшы булса да, әнине алыштыра алмый…

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү