Сноптиклар республикада яшенле яңгырлар фаразлый

Эсселектән гарык булучылар өчен әйбәт яңалык. Татарстанда эсселек акрынлап кими, дип хәбәр итә республика Гидрометеоүзәге.

Шулай итеп, аномаль эсселекне китереп чыгарган антициклон акрынлап кына башка тарафларга юл алачак. Республикада кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Кайбер урыннарда боз явачак. 30 июньдә төнлә +18+23 градус, көндез +29+34 градус эссе көтелә. 1 июльдә төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +16+21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә һава+26+31 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аномаль эсселек аркасында һава температурасы рекорд куйган. Казан-Сокол метеостанциясе мәгълүматларына караганда, 2021 елның 28 июнендә +35,6 градус эссе булган. Алдагы рекорд 1939 һәм 2010 елларда теркәлеп, +35,4 градус тәшкил иткән.


Фикер өстәү