Татарстан укучыларының БДИ нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак

Татарстан планканы югары тота: республикада чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханында җыйган уртача баллы инде менә берничә ел рәттән Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Быел да – шулай ук.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары – министрлыкның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов “Бердәм Россия”нең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган туры эфир барышында шулай дип белдерде.
“Иртәгә мәктәп укучыларының чыгарылыш имтиханнары төгәлләнә. Татарстанда баллар Россия буенча уртача күрсәткечтән зуррак – рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга кагыла бу. Моннан тыш быел йөз балл һәм югары балл җыючылар саны да артты”, – дип билгеләп үтте ул.
Быел республикада барлыгы 16 меңнән артыграк 11 нче сыйныф укучысы һәм 36 мең тугызынчы укучысы чыгарылыш имтиханын тапшырган.
Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, эпидемиологик вазгыять имтиханнар тапшыру кагыйдәләренә дә үзгәрешләр керткән. Пандемиягә кадәр аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча БДИ тапшыру мәҗбүри булса, хәзер бу фәннәр буенча дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыру да җитә.
Моннан тыш быел информатика буенча имтихан фәкать компьютерлар ярдәмендә генәгенә үткәрелгән.

 


Фикер өстәү