Иртәгә балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча туры эфир уздырыла

15 апрель көнне  (16.00 сәгатьтә башлана) “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча туры эфир уздырыла.

Туры эфир аша фикер алышу Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең инстаграмдагы аккаунтында (@opriemnaya116) оештырыла.

Чараны Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова алып барачак.

Анда шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов катнаша.

Туры эфир тәмамланганнан соң 17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә белгечләр халыкны кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылып куярга мөмкин. 8 843 238 1000 телефоны аша мөрәҗәгать калдырырга яки өстәмә мәгълүматлар алырга була. Белгечләргә сорауларны шулай ук  WhatsApp (8-987-205- 00-63), 8-800-201-16-00 ( “Мой депутат” порталы) һәм электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша да бирү мөмкинлеге каралган.


Фикер өстәү