Бүген Чаллыда биеклектән егылып төшкән ир-ат мәете табылган. Аның янында үлем алды хаты табылмаган, әлегә фаҗига сәбәпләре билгеле түгел, дип яза Челнинские известия.
Карап торышка 30-35 яшьлек күренүче ирнең шәхесе ачыкланмаган, мәетне моргка илткәннәр.
Хәзер әлеге фаҗиганең сәбәпләре һәм үлгән ирнең кем булуы ачыклана.