Казан халкы кичәге яңгырдан соң төшерелгән фото һәм видеоларны социаль челтәрләргә урнаштыруларын дәвам итә.
Фото һәм видеодан күренгәнчә, Ветеринария клиникасы янындагы күпер астыннан су күп җыелганга узып булмый. Шундый ук хәл Әлмәт магистралендә һәм Танк боҗрасында.
Ибраһимов проспектын да су баскан. Шоферлар әйтүенчә, су машинаның капотына җитә. Машиналар юлда сүнеп кала, аларны этеп чыгарырга туры килә, ди йөртүчеләр.