«Авылга кайтмыйлар, Казанда туңдырма сатып йөриләр»: хезмәт базарындагы вазгыять

Республикада  машина йөртүчеләргә, кондукторлар, ташчылар, пешекчеләр, балта осталарына  һәм башка  белгечләргә ихтыяҗ зур. Файдалы казылмалар чыгаручылар, финанс-иминият белгечләре исә шактый әйбәт хезмәт хакы ала: 60 мең сумнан артык. Хәзер уку йортларында абитуриентлардан документлар кабул иткәләр.  Ә хезмәт базарындагы вазгыять нинди? «ВТ» хәбәрчесе шуларны белеште.

Исемлектә – чигүчеләр, тегүчеләр…

2021–2027 елларда республика икътисады өчен кирәкле белгечләргә күз салыйк әле. Урта һөнәри белем бирү (эшче һөнәрләр әзерләү буенча) өлкәсендә 130 белгечлек билгеләнгән. Алар арасында автомеханик, бригадир-юлчы, чигүче, шәһәр электротранспортын йөртүче, түбә ябучы, физик-механик тикшеренүләр буенча лаборант, лаборант-эколог, матрос, раклист (текстиль  фабрикасында   машинада бизәкләр төшерүче), умартачы, официант, төпләүче, поезд төзүче, электрик  һәм башкалар бар. Урта звено буенча 143 белгечлеккә кешеләр кирәк булачак. Болар – авиация приборлары һәм комплекслары, агроном, архитектор, акушер, тәрбияче, зоотехник, дизайнер, компьютер  белгечләре, дәвалау эше, музыка сәнгате, почта хезмәте, бакча-ландшафт дизайны, туризм һәм башкалар. Югары белем бирү өлкәсендә исемлеккә 230 белгечлек кертелгән. Әйтик, авиатөзелеш, агроинженерия, бизнес-информатика, китапханә эше, кунакханә хезмәте, хирург, травматолог-ортопед, невролог һәм башкалар. Абитуриентлар һөнәр сайлаганда бу исемлекләргә игътибар итсә иде.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, «Россиядә эш» порталында төрле һөнәрләр буенча 54 мең буш урын тәкъдим ителә. Вакансияләр турындагы мәгълүматлар көн саен яңартыла. Теләгән кеше әлеге  (www.trudvsem.ru) порталда  яшәгән урынында эш таба ала. Анда хезмәт хакы күрсәтелә, социаль ярдәм турында да мәгълүмат бирелә. Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 2 урында тора. 2021 елның гыйнвар – март айларында уртача хезмәт хакы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 5,9 процентка арткан һәм 40250,6 сумны тәшкил иткән. Уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча файдалы казылмалар чыгару (62614 сум), финанс-иминият  (60525 сум), шулай ук мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе (59336 сум)  юнәлешләре алдынгы санала.

Бүген республикада ихтыяҗ зур булган һөнәрләр:

  • машина йөртүчеләр;
  • монтажчылар;
  • кондукторлар;
  • арматурчылар;
  • пешекчеләр;
  • электр белән эретеп ябыштыручылар;
  • бетончылар;
  • ташчылар;
  • слесарь-ремонтчылар;
  • сатучылар;
  • кладовщиклар;
  • балта осталары.

Сүз уңаеннан, Казанда  белгечләр иң югары түләүле вакансияләр рейтингын төзегән. Беренче урында – теш табибы. Әлеге белгечләр аена  200 мең  сумга кадәр акча алырга мөмкин. Теш табибы булып уңышлы эшкә урнашу өчен, 3 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе кирәк, дип ачыклык кертә «Работа.ру» сервисы. Белгеч өчен аерым  таләпләр  билгеләнгән. Табиб-ортопедның кереме дә шул чама. Маркетплейслар бүлеге җитәкчесенең эш хакы – 120000 сумга,  яктылык үткәрү конструкцияләре монтажнигыныкы 110000 сумга кадәр җитә. УЗИ ясаучы  табиб аена 100000 сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Шулай ук курьерларның да хезмәтләре башка шәһәр халкына караганда ике мәртәбә күбрәк бәяләнә.

Көллиятләрдә 65 меңнән артык урын бар

20 июньнән көллият, техникумнарда документлар кабул итү башланды. 2017 елда урта  һөнәри уку йортларына – 960 меңнән артык, 2018 елда – 990 мең, 2019 елда – миллионнан артык, 2020 елда 1,2 миллион кеше укырга кергән. Быел республика мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны 36 меңгә якын  укучы тәмамлады. Соңгы елларда аларның яртысыннан артыгы техникумнарга керергә тырыша. Республикада Мәгариф министрлыгы юнәлеше буенча техникум, көллиятләрдә  65 меңнән артык  бюджет урыны бар.

Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы директоры Раушания Сәүбәнова әйтүенчә,  республикада шәһәр төзелешеме, ландшафтмы – төрле юнәлештәге дизайнерларга ихтыяҗ зур.

–  Дизайн юнәлешендә бер урынга 7 кеше дәгъва кыла. Без быел анда  45 абитуриентны алачакбыз. Зәркәнчеләргә дә  сорау бар. Медицина инструментлары заводы ачылды, аларга  да бу белгечләр кирәк. «Ворлдскиллс» чемпионатына кертелгән һәр белгечлек буенча республикада эш урыннары булдырылды. Төрле министрлыклар бергәләп махсус  мәйданчыклар булдыра, теләгән кеше шунда хезмәт күрсәтә ала. Бу заманча коворкинг дип атала. Безнең декоратив-гамәли сәнгатькә кагылышлы һөнәрләр технология, башлангыч мәктәп укытучыларына да бик кирәк. Мәктәптән килеп, тегү, керамика, рәсем ясау белән кызыксынучылар бар.  9 сыйныфтан  соң  бюджет бүлегенә  зәркәнче булырга 12 кешене кабул итәбез. Агач эшкәртү буенча 12 урын бар. Анда конкурслар зур. Тегүчеләргә дә, бөтен белгечләребезгә дә  ихтыяҗ бар, – диде Раушания Сәүбәнова.

Хәзерге вакытта республика медицина оешмаларының амбулатория-поликлиника бүлекчәләрендә 862 белгеч җитми. Мамадыш район хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, шәфкать туташлары җитә, әмма табиблар кирәк.

– Ревматолог, хирург, терапевтларга ихтыяҗ бар. Кытлык зур дип әйтә алмыйм. Берничә кеше лаеклы ялга, 4  табиб декрет ялына китте. Киров, Казан,  Ижау кебек шәһәрләрдәге  медицина вузларында 100дән артык  студент укый. Алга таба сайлау мөмкинлеге дә булачак, димәк, – диде  баш табиб.

Казандагы В.И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсенә дә шалтыраттык. «Безгә радиоэлектроника буенча инженер-конструкторлар, инженер-технологлар  кирәк. Алай зур кытлык  димәс идем. Бу бары кадрлар алышынуга гына бәйле.  Без КАИ белән хезмәттәшлек итәбез. Бу белгечләрне әлеге уку йорты әзерли», –диделәр анда.

Авылны  нинди язмыш көтә? Белгечләр кытлыгын ничек хәл итәргә?

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Борис Гафуров әйтүенчә, аларда кытлык юк. Әмма гомумән алганда, авыллардагы кадрлар кытлыгына ул да битараф түгел.

– Авылдагы бөтен белгеч тә кирәк.  Агроном, инженер, мал табибы, зоотехник кебек белгечлекләргә укыйлар, әмма авылга кайтмыйлар. Казанда туңдырма сатып йөриләр шунда. Әгәр болай булса, 5–10 елдан  бик зур проблема туачак. Безнең заманда юллама буенча эшкә җибәрәләр иде. Аның бер генә юлын күрәм. Булачак белгечне килешү нигезендә бюджетка укырга кертергә, аннан биш елга эшкә җибәрергә кирәк. Ничәдер елдан соң барыбер күпмеседер шунда төпләнеп калачак. Мәктәпкә  10 бала керә, шуның бишесе – кыз. Кайсыдыр вузга китә, ә авылга кем кала? Әлегә кадрлар җитә. Без бит  хуҗалыкны таркатмадык. 7 мал табибыбыз бар. Күп бит! Белгечләрнең уртача  яше – 40–45. Кем укып кайта, шуларны тизрәк урнаштырып калдык. Күбесе үзебезнең авылныкылар. Шартлар булмаса, хезмәт хакы түләмәсәң,  яшьләр авылда калмаячаклар, – диде Борис Гафуров.

Сан

2021 елның 23 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә 20505 эшсез  теркәлгән. Ә буш урыннар – 52 933. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2782 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү