Татарстанда һава температурасы 26 градуска кадәр күтәрелүе фаразлана

Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

«Төньяк-көнчыгыштан талгын җил була, көчәйгәндә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитә», — диелә хәбәрдә.

Һава температурасы төнлә +11..+16, көндез +21..+26 градус фаразлана.

Шулай ук төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшем күзәтелми.


Фикер өстәү