Хезмәт базарындагы вазгыять. Укытырга – укытучы, дәваларга табиб кирәк

Республикага «ак яка»лар түгел, машина йөртүчеләр, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, электриклар, программистлар, инженерлар кирәк. Шулай ук укытучыларга, табибларга да ихтыяҗ зур. Иң күп хезмәт хакы файдалы казылма чыгаручылар һәм IT белгечләргә туры килә. Аларның хезмәт хакы –  60 мең сум. «ВТ» хәбәрчесе хезмәт базарындагы вазгыятьне белеште.

Татарстан узган ел хезмәт базары нәтиҗәләре буенча илнең лидер төбәкләре бишлегенә керде. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча төбәк органы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада эшсезлек дәрәҗәсе кимегән. Хәзер ел 0,51 процентны тәшкил итә. Эшсезлек күрсәткече иң түбән районнар – Минзәлә (0,20%), Лаеш (0,21), Ютазы (0,23) һәм Яңа Чишмә (0,23). Питрәч районы исә эш эзләүчеләр буенча беренче урында (0,69 процент) тора. Моннан тыш, иң зур күрсәткечләр Теләче, Әлмәт, Мөслим районнарында теркәлгән.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда уртача хезмәт хакы 52789 сум тәшкил итә. Бу – узган ел белән чагыштырганда, 15,3 процентка артыграк дигән сүз. Иң югары хезмәт хакы файдалы казылмалар чыгару (72800), мәгълүмат технологияләре (67300) һәм финанс (61000) өлкәсенә туры килә. Иң түбән хезмәт хакын медицина хезмәткәрләре (43800), укытучылар (36600) һәм сатучылар (34600) ала.

Белгечләр базарындагы вазгыятьне белешү өчен, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта хезмәт базарында хәл тотрыклы санала. 23 августка китерелгән саннарга караганда, Татарстанда эшсезләр – 10 384 кеше. «Россиядә эш» порталында төрле һөнәрләр буенча 75 мең буш урын тәкъдим ителә. Республикада укытучылар, табиблар, төзүчеләр, машина йөртүчеләргә ихтыяҗ бар.

– Бүген сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче кадрларга сорау зур, инженерлар да бик кирәк. Хезмәт базарындагы 75,2 мең вакансиянең 42 проценты сәнәгать җитештерүенә туры килә. Бу – эшкәртү сәнәгате, металл эшкәртү, машина төзелеше. Оборона предприятиеләре дә эшче көчләргә ихтыяҗ кичерә. Фрезеровщик, станокта эшләүчеләр, операторлар, слесарьларны кирәк. Яңа уку елы башлану белән укытучыларга да ихтыяҗ арта. Табиблар, медицина хезмәткәрләре дә кирәк, – диде министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин.

Россиядә IT хезмәткәрләргә ихтыяҗ кимегән. РБК ел башыннан Россиядә IT өлкәдә эшләргә вакансияләр санының 25 процентка кимүе турында яза. Белгечләр мондый вазгыятьне базарда онлайн курсларда әлеге һөнәрне үзләштергән яшь белгечләр күбәю белән аңлата. Бу чыннан да шулаймы? Әлеге сорауга Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ачыклык кертте.

– IT белгечләр хезмәт базарында ихтыяҗ аеруча зур булган унлыкка керә. Татарстанда төбәкләрдәге компанияләр зур ихтыяҗ кичерә. IT тармак өчен кирәгеннән артык белгеч булуның куркынычы юк. Республикага бу индустрия белгечләре һәрвакыт күп кирәк, – диделәр матбугат үзәгендә.

Бүген эш табу җиңелме? Эш эзләүчеләргә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

– Улыбыз Гадел көз көне армиядән кайтты. Хәрби хезмәттән кайтучыларга дүрт ай буе унар мең сум акча биреләсен ишеткәч, социаль яклау бүлегенә бардык. Биржага басса да, эшне үзебез таптык. Озак аптырап йөрергә туры килмәде. Гадел йөк ташу буенча логистлыкка укыган иде. Ләкин үз юнәлеше буенча эш  булмады, газ оешмасына слесарь булып урнашты. Ай саен 20–24 мең сум акча ала. Читтән торып укый да әле. Дәүләт оешмасы булгач, укыган вакытта өстәмә акча да түләнә, бик теләп эшли, – ди Казанда яшәүче Миләүшә Галиева.

Башкалада яшәүче ике бала әнисе Зөбәрҗәт Мәгъзүмова эш эзли. Сайланып тормый, теләсә нинди эшкә урнашырга да риза. Һөнәре буенча  хисапчы ул. Ләкин хезмәт хакы аз булгач, аннан киткән булган. «Минем өчен хезмәт хакы беренче урында тора. Акча булмаса, беркая да барып булмый бит. Шуңа күрә төшемле эш булсын иде инде ул. Эзләгән кешегә эш табу проблема түгел», – диде Зөбәрҗәт Мәгъзүмова.

 

Нинди белгечлекләргә ихтыяҗ арткан?

Җитештерү өлкәсе –  42,5% (32 мең эш урыны бар);

Төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсе – 11,0% (8,3 мең);

Мәгариф һәм фән –  4,9% (3,7 мең);

Транспорт – 4,8%  (3,6 мең);

Сәламәтлек саклау –   4,3% (3,2 мең);

Азык-төлек сәнәгате – 4,2%  (3,1 мең);

Сату –  3,9%, көнкүреш хезмәте күрсәтү (2,9 мең);

Консалтинг – 3,3%  (2,5 мең);

Башка өлкәләр –  21,2%  (15,9 мең).

 

                                                                                            Ләйсән Сафина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү