Бакчасында 300ләп үсемлек һәм куак үстерүче Кәрим абый: «Элек әбиләрдән ала идем. Алар хәзер бозылды…»

Аның бакчасында 300ләп үсемлек һәм куак үсә. Унике йортлы Чиялек авылында яшәүче Кәрим абый Хәбиевнең туган нигезе яшел бишекне хәтерләтә. Авылга килүчеләр аның бакчасын күрми китми. Колак ишетмәгән, күз күрмәгән үсемлекләр үсә монда. Кәрим абыйның хыялы – күрше-тирә авыллардагы балаларда табигатькә карата кызыксыну уяту.

Актаныш районында ике Чиялек авылы бар. Икесе дә – кечкенә авыллар. Без барганында 32 йорт булса да, шуның уникесендә нибары 24 кеше яши. Йортлары төзек. Әнә 82 яшьлек Флүсә әби чалгы тотып, койма буйларын чабып йөри. Һәр йортның капка төбеннән үк чисталык башлана. Безне берәү дә күрми, ишетми дип яшәмиләр, димәк.

– Без үскәндә, авыл шаулап тора иде. Мин беренче сыйныфны тәмамлагач, башлангыч мәктәпне яптылар. Бу чакта авылда өченче сыйныфка кадәр укыган һәм керәсе 47 бала бар иде. Кызганыч, шул мәктәпне бетерделәр. Әнә, бүген Байсар мәктәбендә шуның кадәр бала укый, – ди Кәрим абый Хәбиев.

Артыштан башланган

Кәрим Хәбиев белгечлеге буенча – рәссам, хәзерге вакытта төзүче булып эшли. Читтә эшләсә дә, авылга беркайчан да эзен суытмаган ул. Биш ел элек бакчачылык белән шөгыльләнә башлаган. Анысы да көтмәгәндә генә килеп чыккан.

– Үземне кечкенәдән үсемлекләр ярата торган кеше дип әйтә алмыйм. Әнкәй бәрәңге чүбе утарга кушса, безнең өчен кара кайгы иде инде, – ди бакчачы. – Шәһәргә баргач, бер кибеткә кердем дә бәләкәй генә артыш куагын күреп, шуңа сабый бала кебек гашыйк булдым. Блю Стар төре иде ул. Сатып алып кайтып утырттым. Әмма ул беренче елны ук өшеде. Ничек тәрбиялисен дә, кышка ничек каплыйсын да белмим. Икенче елны тагын шул кибеткә барып, шуны ук сатып алдым. Җәй буе сокланып йөрдем, әмма кышын тагын шундый ук хәл кабатланды. Шуннан соң интернетка кереп, бакчачылык белән кызыксына башладым. Өченчесендә үсеп китте тәки. Хәзер инде ничек тәрбиялисен яхшы беләм.

Шомырт, миләш авылда болай да үсә, ә Кәрим абыйның исә башкаларын үстереп карыйсы килгән. Нарат, чыршы, артышның төрле сортларын күрергә була аның бакчасында. Блю Эрроу, Скайрокет, Рехбраун төрләре, мискантус, гибискус, сәрби куаклары, конторта чикләвеге – ниләр генә юк анда!

Үсемлекләрне күбрәк интернет кибетләрдән, питомниклардан сатып ала икән. «Элек әбиләрдән ала идем. Алар хәзер бозылды, бәяне артык кыйммәтләндерделәр. Моңа кадәр матур чәчкәләрне 50 сумга бирсәләр, бүген шуңа 700–800 сум сорыйлар. Чәчәкләрне интернет аша Голландия, Польшадан кайтартам. Германиядә яшәүче улым: «Әти, сиңа бүләккә нәрсә алып кайтыйм?» – дип сорады. Крейчи мутейшен дигән карагайга (лиственница) кызыгам. Бездә ул бик кыйммәт, бәясе 7 мең сум тора. Анда җиде тапкыр очсызрак. Менә шуны үстереп карыйсым килә», – ди Кәрим абый, хыяллары белән уртаклашып.

Өрәңгесе генә 67 мең сум

Санап карасаң, бакчадагы үсемлекләрне сатып алу өчен генә дә 300 мең сум акчасы киткән. Башта хатыны Физүнәгә бәясен яшерә торган булган. Әйтик, Варалло дигән кечкенә чыршысы гына 4,5 мең сум тора. Иң кыйммәтлесе – 6–7 мең сумлык өрәңге. Ылыслы агачларны яратканга, күбрәк шулар игътибарын җәлеп итә. Артып китсә, башка бакчачыларга да өлеш чыгара. Кайберләре килеп, аннан киңәш тә сорый.

– Бакча шаулап торсын өчен, кимендә 20 ел кирәк. Киләчәктә юллар ясап, яктырткычлар куеп, аны мультфильм геройлары белән бизисем килә. Гаиләм, туганнарым белән ял итү өчен бер урын булачак бу. Шулай ук авыл яшьләрендә авылга, бакчага карата кызыксыну уяту теләгем дә бар, – ди ул.

Әни сүзе изге сүз

Рәссам кешегә читтә яшәү өчен мөмкинлекләр аз түгел. Әмма Кәрим абый авылны сайлаган. Аның картиналарын күбрәк Санкт-Петербург, Казанда яшәүчеләр үз иткән. Болар – туган якны яратучылар.

– Армиядән кайткач, авылдан чыгып киттем. Шул вакыт әнкәй: «Улым, мин Свердловскига сеңлем янына кышка яшәргә барам. Бер кышны чыкты да, шәһәрдә яши алмыйм, кайтасым килә, дип шалтырата. Бу бит инде миңа да авылга кайт дигән сүз. Әнкәй без, дүрт баланы, авырлык белән ялгыз үстерде. Акыллы, бик тырыш хатын иде. Төпчек бала булгач, мине син карарсың, дип әйтә иде. Менә шул күңелгә сеңеп калган. Кайттым, йорт иске. Шуннан абый белән өй салдык. Элек авылда калучыларга Байсар җирлеге 10 мең данә кирпеч бирә иде. Шуннан бирле авыл дип яшим инде. Хатыным шәһәр кызы булса да, читкә китмәде, – ди ул.

Җиде ел йозаксыз яшәгәнбез

Читттән караганда Кәрим абый бер дә авыл кешесенә охшамаган. Аңа башкалар да шулай диләр икән.

– Мине авылда, шәһәр кешесе, диләр. Шәһәргә баргач, авыл кешесе, дисәм, ышанмыйлар. Кечкенә авылдан чыккач, кешенең белеме булмый, дип уйлыйлардыр, күрәсең. Китаплар күп укыдым, югары сәнгать кечкенәдән үзенә тартты мине. Кемдер килеп көтү яки трактор форсункасы турында сөйли икән, ул миңа кызык түгел. Үзем теләгән темага сөйләшүче кирәк. Рок-группа, кино, бакча… Дөрес урында тумаганмындыр, бәлкем, – ди ул, елмаеп.

…Эштән кайткач, бакчага чүп утарга кереп китә Кәрим абый. Физүнә апа: «Ашарга кер», – дип чакырмаса, шунда дөньясын оныта. Күңелгә тынычлык биргән иң рәхәт урын бу, ди. Дөрес, аның да, ник авылдан китмәдек, дип үкенгән чаклары булган. Әмма калага барып, андагы тормышны күреп кайткач, фикере бик тиз үзгәрә икән.

– Авылда кеше эчкерсезрәк, кешелеклерәк. Авылдашларга һәрчак таянып була. Күршеңә дә ышанасың. Өйне салгач, гаиләбез белән каядыр кунакка җыендык. Баксаң, ишекнең биге юк икән. Без шулай җиде ел йозаксыз яшәгәнбез. Монда бер-береңә ышану бар. Бер гаилә булып яшибез, – ди Кәрим абый Хәбиев.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү