Рөстәм Миңнеханов Зарина Догузова белән Татарстанның туристлык тармагын үстерү буенча сөйләшкән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ростуризм башлыгы Зарина Догузова белән очрашкан. Чара Көнчыгыш икътисади форумы кысасында узган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.

Сөйләшүдә республикада туристлык тармагын үстерү мәсьәләләре һәм перспективаларына кагылып үтелгән. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Дәүләт Советы Президиумының илдә туризмны үстерүгә багышланган утырышын оештыруның мөһимлеген билгеләп үткән.
Моңа кадәр Кремльдә әйтүләренчә, утырышны, Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында, Россия Президенты Владимир Путин үткәрәчәк.


Фикер өстәү