Мәскәү Сабан туе уздырмау турында карар кабул ителде

Мәскәүдә коронавирус вазгыяте катлаулану сәбәпле, быел традицион Сабан туе булмаячак. Бу хакта Мәскәү татарлары Милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкала Сабан туе 3 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында булырга тиеш иде. Әмма коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Мәскәү Хакимияте бәйрәмне уздырмау турында карар кабул итте. Сабантуй онлайн-форматта да уздырылмаячак.

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында уздырылырга тиеш булган көрәш буенча Дөнья кубогы да август аена күчерелгән.

«2022 елда мәскәүлеләрнең һәм башкала кунакларының яраткан бәйрәме безнең „Коломенское“ музей-тыюлыгында кабат бергә җыяр һәм дөньякүләм масштабта матур этномәдәни вакыйга булыр дип ышанабыз», — диделәр Мәскәү татарлары автономиясендә.


Фикер өстәү