Яшел Үзәндә уен мәйданчыгында кысылып калган баланы коткарганнар

Яшел Үзәндә Степная урамындагы йорт ишегалдында балалар мәйданчыгында малай тауда шуган. Ниндидер мизгелдә бала башын агач стена тишегенә тыга һәм кире чыга алмый.

Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр килгән. Алар тактаны пычак белән кискәннәр һәм биш яшьлек малайны коткарганнар, шуннаң соң аны әти-әниләренә тапшырганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.


Фикер өстәү