Сочида гадәттән тыш хәл игълан ителергә мөмкин — шәһәрне су баса

Көчле яңгырлардан соң Сочи һәм аның тирәсендәге шәһәр-бистәләрне су баса. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сүзләренчә биредә берничә көн тоташ яңгыр яуган һәм шунлыктан  Мацеста белән Хорота елгалары ярларыннан чыккан.

Сочида сиреналар улый — шәһәрне су баса. Шәһәр хакимияте халыкка һәм туристларга гадәттә тыш хәл кертелүгә әзер булып, документ һәм киемнәрне җыеп торырга киңәш итә.


Фикер өстәү