Көзен безне нинди 3 эпидемия көтә?

Белгечләр кат-кат кисәткәнчә, көзен берьюлы берничә эпидемия бер-берсенә кушылырга мөмкин. Узган елның көзендә гриппның коронавирус белән берлектә “һөҗүм итү” ихтималы турында кисәтелгән иде. Быел исә аларга тагын пневомококк пневмониясе килеп кушылу куркынычын да әйтәләр.
Берьюлы берничә сезонлы эпидемиянең, аерым алганда, гриппның коронавирус белән берлектә “һөҗүм итү” ихтималы турында Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директоры урынбасары Александр Горелов белдергән. “Узган көздә халыкның 70%ы чамасының гриппка каршы прививка ясатуы нәтиҗәсендә бу хәлдән котылып калуга ирештек. Шул ук вакытта пневмококк инфекциясеннән вакцинация ясату турында да онытырга ярамый, юкса, грипп һәм коронавирус көчәюдән тыш, безне тагын бактериаль пневмония эпидемиясе дә көтәргә мөмкин”, – дигән ул ТАСС агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Белгеч әйтүенчә, прививка өлкәннәр (65 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр) өчен аеруча мөһим. Чөнки нәкъ менә алар коронавирус инфекциясен дә, гриппны, бактериаль пневмонияне дә авыррак кичерә.
Моннан тыш, Горелов белдергәнчә, башка куркыныч чирләрдән, мәсәлән, кызамыктан массакүләм вакцинация уздыруны да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Мондый чирләргә каршы көрәшмәгән очракта, озакламый алар янә баш калкытырга мөмкин.


Фикер өстәү